Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу / Näcibä İxsanova belän xuşlaşu

13 мартта Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат булды.

Аның белән хушлашу, 15 мартта, авырганчы үзе эшләгән Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының каршындагы мәйданда оештырылды.

Мәрхүмә белән хушлашу чарасында Татарстан һәм Русиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады.

Нәҗибә Ихсанова Казанда, Яңа татар зиратында тормыш иптәше Туфан Миңнуллин янәшәсенә җирләнде.