Иң күп тәрҗемә ителгән татар язучысы Әхәт Гаффар / İñ küp tärcemä itelgän tatar yazuçısı Äxät Gaffar
Татарстан башкаласы Казанда татарның танылган язучысы Әхәт Гаффарны соңгы юлга озаттылар / Tatarstan başqalası Qazanda tatarnıñ tanılğan yazuçısı Äxät Gaffarnı soñğı yulğa ozattılar
ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN HÄM DÖN'YA XÄBÄRLÄRE 05.01.2021 PODKAST
2 гыйнварда татарның танылган язучысы Әхәт Гаффарны башкаланың «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озаттылар (видеоязма).
Озатучылар арасында рәсми затлар белән беррәттән язучының каләмдәшләре, дуслары, якташлары һәм укучылары да бар иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов мәрхүм белән хушлашу чарасында, Әхәт Гаффар татар язучылары арасында иң күп тәрҗемә ителгән авторларның берсе иде, диде.
Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар язучы булуы белән беррәттән табигатне аңлап тоеп яши торган әдибебез иде, дип белдерде.
Шагыйрь Ләбиб Лерон Әхәт Гаффарның тырышлыгын бәяләп, ул чып чын эш аты иде, армый талмый халкына хезмәт итте, дигән фикерен җиткерде.
Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев, Әхәт Гаффарның асыл сыйфаты-аның риясыз кеше булуында, дип әйтте.
Мәрхүм Казанның Курган зиратында җирләнде.
Танылган татар язучысы, драматург Әхәт Гаффар белән хушлашу мәрасимен видеоязмадан карый аласыз.
Tanılğan tatar yazuçısı-dramaturg Äxät Gaffar belän xuşlaşu merasimen videoyazmadan qarıy alasız
Bäyläneşle xäbärlär
Tatarça söylämne rusçağa tärcemä itüçe täwge quşımta
Tatarstan fännär aklademiyäse “Tatsoft” quşımtasın täq’dim itte