Әхәт Гаффар белән хушлашу / Äxät Ğaffar belän xuşlaşu

2 гыйнварда татарның танылган язучысы Әхәт Гаффарны башкаланың «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озаттылар.

Озатучылар арасында рәсми затлар белән беррәттән язучының каләмдәшләре, дуслары, якташлары һәм укучылары да бар иде.

Татарстан Язучылар беерлеге рәисе Данил Салихов мәрхүм белән хушлашу чарасында, Әхәт Гаффар татар язучылары арасында иң күп тәрҗемә ителгән авторларның берсе иде, диде.

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар язучы булуы белән беррәттән табигатне аңлап тоеп яши торган әдибебез иде, дип белдерде.

Шагыйрь Ләбиб Лерон Әхәт Гаффарның тырышлыгын бәяләп, ул чып чын эш аты иде, армый талмый халкына хезмәт итте, дигән фикерен җиткерде.

Татарстанның халык язучысы Разил Вәлив, Әхәт Гаффарның асыл сыйфаты-аның риясыз кеше булуында, дип әйтте.

Мәрхүм Казанның Курган зиратында җирләнде.