Tatar şağıyreneñ xäläl cefete Nursöyä Yarullina / Нурсөя Яруллина

Нурсөя Яруллина: “Алдалаган кешене бер дә яратмый иде” / Nursöyä Yarullina: “Aldalağan keşene ber dä yaratmıy ide”

1726710
Tatar şağıyreneñ xäläl cefete Nursöyä Yarullina / Нурсөя Яруллина

Сентябрь ахырында Татарстан башкаласы Казанның Жуковский урамындагы йорт диварына “Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде” дигән мемориал такта куелды (видеоязма).

Истәлек тактасын ачу тантанасына Татарстан Парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.

Видеоязмада без сезгә шагыйрь Фәнис Яруллиннның тормыш иптәше Нурсөя Яруллина, шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм язучы Зиннур Мансуровның чыгышларын тәкъдим итәбез.

Tatarstan xalıq şağıyre Fänis Yarullin memorial taqtasın quyu tantanasındağı çığışlarnı videoyazmadan qarıy alasız.



Bäyläneşle xäbärlär