Sabantuy aldınnan büläk cıyu / Сабантуй алдыннан бүләк җыю

Qazanda Sabantuyğa büläk cıyu / Казанда Сабантуйга бүләк җыю

1666653
Sabantuy aldınnan büläk cıyu / Сабантуй алдыннан бүләк җыю

26 июньдә Татарстан башкаласында Сабантуй урыннары Тынычлык бистәсендәге Каенлык, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык, Киров районындагы Аккош күле янындагы урманлыкта узды.

Казан Ипподромында шул ук көнне ат чабышлары үткәрелде, ә Казансу буендагы Урам экстрим-паркында яшьләр өчен кичке “Яңа Сабантуй” оештырылды.

Сабантуй җыеннары алдыннан исә Казанның 4 урынында Сабантуена  бүләк җыю чарасы үтте (видеоязма)

Милли киемнәр кигән кызлар һәм егетләр бизәлгән атларга утырып татар җыр биюләре башкарып бүләк җыйды.

Казанда Сабантуйга дип бүләк җыю гадәте 2016 елдан башлап торгызылды. Быел сөлге-яулыклар белән бизәлгән җигүле атлар Кремль урамыннан, Ирек мәйданыннан, “Туган авылым” милли комплексыннан, Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамыннан узды.

Гармунчылар уенына кушылып, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлап-биеп барды. Хакимият органнары, оешмалар, гади казанлылар ат арбаларына бүләкләрен салды.

Tatarstan başqalası Qazanda Sabantuyğa büläk cıyu çarasın videoyazmadan qarıy alasız.

 
 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär