Tarix töpkelendä – şähr-e Qazan tarixı
Tatarlarnıñ Törkiyägä möhacirlege 03
Tatarlarnıñ Törkiyägä möhacirlege 03
Ğäcäp ber cay-ı ğişrätter cihanda bu Qazan şähäre
Monıñ tik bulmağay ğälämdä ber darel-äman şähäre
Şärif Xacitarxani
Aldağı yazmalarda Altın Urda xannarınıñ Ğosmanlı soltannarına cibärelgän xatlar turında iskä alınğan ide.
Bu yazmada isä Qazan xanlığı çorında Qazan şağirlärennän Şärif Xacitarxani tarafınnan yazılğan “Zafärnamä-i Vilayät-e Qazan” isemle äsär xaqında mäğlümat birep kitü urınlı bulır, dip uylıybız. Bu äsär kem äsäre? Nindi säbäp belän yazılğan? Tatar tarixı küzlegennän qarağanda ähämiyäte närsädä ikän soñ?
Älege äsär hicri 957nçe yılnıñ möxärräm ayında, miladi bularaq isä 1550nçe yılnıñ ğinwar yäki fevral ayında qälämgä alınğan. Yäğni bu äsär Qazan xanlığınıñ soñğı yıllarında, bu çornıñ tere ber şahitı tarafınnan yazılğan dip äytergä dä mömkin. Avtornıñ kem buluı xaqında törle fikerlär yäşäp kilä. Xacitarxani nisbätennän dä añlaşılğança, avtor çığışı belän Xacitarxannan, yäğni Ästerxan xanlığınnan kilgän dip äytergä mömkin. Ğalim Marsel Äxmätcanov Şärif Xacitarxaninıñ Qazan xanlığınıñ mäşhür din başlıqlarınnan Qol Şärif belän ber ük keşe buluın belderä.
Äsär Ğosmanlı soltannarınnan Qanuni Soltan Söläymanğa cibärelä. Qanuni Söläyman Ğosmanlı däwläteneñ mäşhür xökemdarlarınnan berse. Anıñ däwerendä Ğosmanlı däwläte üzeneñ iñ köçle däweren yäşi dip tä äytergä mömkin.
Zafärnamäneñ kereş öleşendä Qazan xanlığınıñ qaysı cirlektä buluı turında mäğlümat birelä. Äsärdä ul Bolğar cire bularaq atala.
Qazan xanlığı tarixı, 16nçı ğasır tatar ädäbiyatı öçen möhim ber çığanaq bulğan 10 bittän torğan “Zafärnamä-i Vilayät-e Qazan” äsäre Törkiyäneñ Kütahya şähärenä bäyle Tavşanlı ilçäse Zeytinoğulları kitapxanäsendäge ber cıyıntıqta saqlanğan. Anıñ xaqında berençelärdän bulıp çığışı belän başqort bulğan Törkiyä tarixçısı Zäki Wälidi Toğan 1966nçı yılda yazıp çığa. Ul bu äsär belän bäyle İslamnı öyränü institutı jurnalında 1966nçı yılda külämle mäqälä bastıra. Qazanda isä bu qimmätle äsär xaqında tik Sovetlar Berlege tarqalğaç, 1995nçe yılda ğına bilgele bula.
Fännär doktorı İlyas Miftaxov
-------------------------------------------------------------------------------------------------
Үткәннән бүгенге көнгә кадәр Анадолуга Казан татарлары миграциясе 3
Тарих төпкелендә – шәһр-е Казан тарихы
Гаҗәп бер җай-ы гыйшрәттер җиһанда бу Казан шәһәре
Моның тик булмагай галәмдә бер дарел-әман шәһәре
Шәриф Хаҗитархани
Алдагы язмаларда Алтын Урда ханнарының Госманлы солтаннарына җибәрелгән хатлар турында искә алынган иде.
Бу язмада исә Казан ханлыгы чорында Казан шагыйрьләреннән Шәриф Хаҗитархани тарафыннан язылган “Зафәрнамә-и Вилаят-е Казан” исемле әсәр хакында мәгълүмат биреп китү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Бу әсәр кем әсәре? Нинди сәбәп белән язылган? Татар тарихы күзлегеннән караганда әһәмияте нәрсәдә икән соң?
Әсәр турында сүз башлаганчы, Зафәрнамә жанры турында бераз мәгълүмат биреп китү кирәкле.
Зафәрнамә – яки икенче төрле әйткәндә фәтехнамә, мөселман халыклар әдәбиятында аерым бер жанр тәшкил итә. Урта гасыр ислам дәүләтләренең үз җиңүләрен башка мөселман дәүләт җитәкчеләренә хатлар, фәрманнар яки шигъри әсәрләр рәвешендә белдерү гадәте Габбасиләр чорында ук башланып киткән. Соңрак бу традиция төрки-мөселман дәүләтләрендә дә дәвам иттерелә. Сәлҗүк, Мәмлүк, Госманлы дәүләтләре тарихында бу жанрда язылган әсәрләрне күрергә мөмкин. Бер төрки-мөселман дәүләте булган Казан ханлыгында да әлеге традициянең булуы һич тә гаҗәп түгел.
Әлеге әсәр һиҗри 957 нче елның мөхәррәм аенда, милади буларак исә 1550 нче елның гыйнвар яки февраль аенда каләмгә алынган. Ягъни бу әсәр Казан ханлыгының соңгы елларында, бу чорның тере бер шаһиты тарафыннан язылган дип әйтергә дә мөмкин. Авторның кем булуы хакында төрле фикерләр яшәп килә. Хаҗитархани нисбәтеннән дә аңлашылганча, автор чыгышы белән Хаҗитарханнан, ягъни Әстерхан ханлыгыннан килгән дип әйтергә мөмкин. Галим Марсель Әхмәтҗанов Шәриф Хаҗитарханиның Казан ханлыгының мәшһүр дин башлыкларыннан Кол Шәриф белән бер үк кеше булуын белдерә.
Әсәр Госманлы солтаннарыннан Кануни Солтан Сөләйманга җибәрелә. Кануни Сөләйман Госманлы дәүләтенең мәшһүр хөкемдарларыннан берсе. Аның дәверендә Госманлы дәүләте үзенең иң көчле дәверен яши дип тә әйтергә мөмкин.
Зафәрнамәнен кереш өлешендә Казан ханлыгының кайсы җирлектә булуы турында мәгълүмат бирелә. Әсәрдә ул Болгар җире буларак атала. Болгар җирлегендәге җәйнең кыска төннәре, ястү намазының вакыты кермәве, шуңа күрә җәйге кыска төннәрдә ястү намазы укылмавы турында әйтеп үтелә. Ястү намазы белән бәйле әлеге мәсьәлә Болгар дәүләте чорыннан бирле дәвам итеп килгән мәсьәлә була. Зафәрнамәдә, ягъни уналтынчы гасырда да искә алына, унтугызынчы гасырда исә бу хакта мәшһүр татар галиме Шиһабеттин Мәрҗани аерым бер китап яза. Гасырларча дәвам итеп килгән бу мәсьәләгә нокта куярга тырыша.
Шәрифи әсәренең нигезенә Мәскәү патшасы Иван IVнең 1550 елның февралендә Казанга ясаган һөҗүменә мөнәсәбәтле вакыйга-хәлләр салынган. Казанлылар дошман яуларына каршы искиткеч ныклык күрсәтеп көрәшәләр. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр ике атнага сузылган камалыштан котыла, һәм Иван IV, чигенеп, Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Әсәрдә Сафагәрәй, Бибарс (Бәйбарс), Мамай, Нургали, Килдебәк һәм башка тарихи затлар телгә алына. Казан мәмләкәте белән рус гаскәрләре арасындагы каты сугыш шактый җентекле тасвирлана, мәскәүлеләр тарафыннан туплар кулланылуы, аларның кешеләргә ничек тәэсир итүе сурәтләнә.
1550 нче елда Явыз Иванның Казанга булган әлеге һөҗүме вакытында Казан тәхетендә Сөембикә ханбикә белән улы Үтәмешгәрәй була. Әсәрдән һәм тарихи чыганаклардан аңлашылганча, әлеге һөҗүм уңышсыз тәмамлана. Урыс гаскәрләре кире чигенергә мәҗбүр булалар.
Казан ханлыгы тарихы, уналтынчы гасыр татар әдәбияты өчен мөһим бер чыганак булган, ун биттән торган “Зафәрнамә-и Вилаят-е Казан” әсәре Төркиянең Кютахъя шәһәренә бәйле Тавшанлы районы Зейтиногуллары китапханәсендәге бер җыентыкта сакланган. Аның хакында беренчеләрдән булып башкорт асыллы Төркия тарихчысы Зәки Вәлиди Тоган 1966 нчы елда язып чыга. Ул бу әсәр белән бәйле Исламны Өйрәнү Институты журналында, 1966 нчы елда күләмле мәкалә бастыра. Казанда исә бу кыйммәтле әсәр хакында бары тик Советлар союзы таркалгач, 1995 нче елда гына билгеле була.
Фәннәр докторы Ильяс Мифтахов
Кулланылган әдәбият
Velidi Togan, Zeki, “Kazan Hanliginda İslam Türk Kültürü”, İslam Tetkikleri Enstitüsü Dergisi, 1966, İstanbul, No. 3-4
Aksoy, Hasan, “Fetihname”, Türkiye Diyanet Vakfı Ansiklopedisi, C.12, ss. 470-472
Törkiyägä tatar hicräte: Xannar xatında – tarix êzläre