Törkiyägä tatar hicräte: Xannar xatında – tarix êzläre
Tatarlarnıñ Törkiyägä möhacirlege 02
Tatarlarnıñ Törkiyägä möhacirlege 02
Bilgele bulğança, tarix çığanaqlarğa nigezlänep yazıla. Şuña kürä, tarix fänendä çığanaqlar töp urınnı alıp tora, dip äytsäk xata bulmas.
Qızğanıç, tatar tarixınıñ urta ğasırlar çorı çığanaqlarğa bay tügel. Monıñ säbäpläre mäğlüm. Şunlıqtan tatar tarixı belän bäyle çığanaqlar bik qäderle. Bu yazmada Altın Urda çorı belän bäyle Törkiyädä saqlanıp qalğan çığanaqlardan Altın Urda xannarınıñ Ğosmanlı soltannarına yazğan xatları turında süz baraçaq.
Altın Urda däwläte belän Ğosmanlı imperatorlığı arasındağı mönäsäbätlärne xannar tarafınnan soltannarğa cibärelgän xatlardan añlarğa mömkin.
Yazmışnıñ şayartuımı ikän, biş ğasır buyı bilgesez räweştä Törkiyä arxivında, tuzanlı kiştälärdä bilgesez bulıp yatqan xan xatları, tatar xalqınıñ Törkiyädäge mäşhür tarixçılarınnan bulğan Äqdäs Niğmät Qurat tarafınnan tabılıp ğilem ğalämenä tanıtıla. Älege waqiğa fän dönyası öçen böyek waqiğa bula. Bu xaqta törek gazetları da yazıp çığa. 1937nçe yılnıñ fevral ayında Äqdäs Niğmät Qurat xan yarlığı turında universitetta maxsus konferenśiyä uzdıra.
Bu turıda Törkiyäneñ ul çordağı möhim gazetlarınnan berse bulğan “Cömhüriyät” gazetınıñ 1937nçe yıl, 11nçe fevral sanında yazılıp, xat fotosı belän Quratnıñ fotografiyäse dä birelä.
Soñraq Qurat tarafınnan tabılğan älege xat häm yuğarıda iskä alınğan ike xat ayıruça ber kitap räweşendä basıla. Şunnan soñ älege çığanaqlarnı sovet tarixçıları da üz äsärlärendä qullana başlıylar.
Fännär doktorı İlyas Miftaxov
----------------------------------------------------------------------------------------
Төркиягә татар һиҗрәте (2 нче язма)
Ханнар хатында – тарих эзләре
Билгеле булганча, тарих чыганакларга нигезләнеп языла. Шуңа күрә, тарих фәнендә чыганаклар төп урынны алып тора дип әйтсәк хата булмас.
Кызганыч, татар тарихының урта гасырлар чоры чыганакларга бай түгел. Моның сәбәпләре мәгълүм. Шунлыктан татар тарихы белән бәйле чыганаклар бик кадерле. Бу язмада Алтын Урда чоры белән бәйле Төркиядә сакланып калган чыганаклардан, Алтын Урда ханнарының Госманлы солтаннарына язган хатлары турында сүз барачак.
Алтын Урда дәүләте белән Госманлы императорлыгы арасындагы мөнәсәбәтләрне ханнар тарафыннан солтаннарга җибәрелгән хатлардан аңларга мөмкин. Бу хатлар безгә ниләр хакында сөйли? Нинди мәгьлүмат бирә икән соң?
Әлеге хатлардан хронологик яктан иң борынгысы Алтын Урда ханнарыннан Олуг Мөхәммәт тарафыннан Икенче Моратка җибәрелгән хатны күрсәтергә мөмкин. Күпчелек тарихчыларның фикеренә күрә, Олуг Мөхәммәт хан Казан ханлыгының да беренче идарәчесе, ханы булып тора. Шуңа күрә бу хатны Казанның беренче ханының хаты дип тә әйтергә мөмкин.
Олуг Мөхәммәт ханның әлеге хаты 1428 нче елның март аенда каләмгә алынган. Хатның эчтәлегенә килгәндә, анда Алтын Урда белән Госманлы дәүләтләре арасында күптәннән яшәп килгән дустанә мөнәсәбәт, Туктамыш хан белән солтан Баязит арасындагы яхшы мөнәсәбәт турында искә алына. Олуг Мөхәммәт хан бу дустанә мөнәсәбәтне киләчәктә дә дәвам иттерүне, ике дәүләт арасында илчеләр йөретүне, сәүдәгәрләр ике ил арасында сәүдә итүне ата-бабалар дәверендәге рәвештә дәвам итәргә тиешлеге хакында яза. Хат Хаҗи Гыйбад Төрек исемле илче аркылы җибәрелгән. Әлеге хат язылган чор Олуг Мөхәммәт һәм гомумән Алтын Урда дәүләтенең эчке эшләрендә болганчык бер дәвергә туры килә. Тәхет өчен сугышлар эзлексез дәвам иткән бу чорда, Олуг Мөхәммәт Сарай тәхетенә утыра. 1437 нче елда исә тәхеттән куыла һәм Казан тарафына китеп җирләшә. Хатның эчтәлегеннән дә күренгәнчә, Алтын Урда һәм Госманлы дәүләтләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре, илчеләр җибәрү, бүләк алышу күптәннән дәвам итеп килгән. Олуг Мөхәммәт хан исә бу гадәтне дәвам иттерергә теләгән. Галимнәр әлеге хатның Чагатай телендә язылуын белдерәләр.
Алтын Урда ханнары тарафыннан Госманлы солтаннарына язылган икенче хат, Мәхмүт хан тарафыннан Истамбул шәһәрен җиңеп алып, Анадолу җирлеген тулысынча Госманлы дәүләте кул астына кертүче Икенче Мәхмәт, ягьни Мәхмәт Фатих солтанга язылган хат. Хат авторы Мәхмүт хан исә, Алтын Урда дәүләтенең соңгы ханнарыннан берсе булган Кече Мөхәммәтнең улы. Мәхмүт, Алтын Урды дәүләте җирлегендә барлыкка килгән татар дәүләтләреннән Әстерхан ханлыгының беренче ханы, оештыручысы булып санала.
Мәхмүт хан да үзенең хатында солтан икенче Мәхмәткә борынгыдан килгән дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү, ике дәүләт арасында сәүдә кәрваннары йөртү теләгендә булуын белдерә. Әлеге хат 1466 нчы елның апрель аенда язылган. Белгечләр әйтүенчә, Мәхмүт ханның хаты Алтын Урда дәүләтендә рәсми язуларда кулланылган төрки телдә язылган. Ләкин Олуг Мөхәммәт хан хатыннан аермалы буларак, әлеге текстта гарәп һәм фарсы алынмалары күбрәк кулланыла башланган. Мәхмүт ханның хаты Госманлы дәүләтенә Хаҗи Әхмәт исемле илче тарафыннан тапшырылган.
Госманлы солтаннарына җибәрелгән өченче хат югарыда искә алынган Мәхмүт ханның энесе, Алтын Урда дәүләтенең соңгы ханы Әхмәт хан тарафыннан, солтан Икенче Мәхмәткә язылган. Хронологик яктан бу хат 1477 нче елның май яки июнь аенда, Алтын Урданың соңгы дәверендә язылган.
Әхмәт ханның хатында да, алдагы ике хаттагы кебек үк, ике дәүләт арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәт искә алына һәм киләчәктә дә бу мөнәсәбәтне дәвам итү теләге белдерелә. Бу хатта алда язылган хатлардан аермалы буларак, Госманлы солтанына көчле бер идарәче буларак мөрәҗәгать ителә. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки бу елларда Госманлы дәүләте көннән-көн көчәя бара, Мәхмәт Фатих тарафыннан Истамбул шәһәре җиңеп алына, дәүләт чикләре бик тиз киңәя бара. Алтын Урда исә соңгы елларын яши. Кайчандыр җиһанны тетрәткән дәүләт үз эчендә төрле ханлыкларга бүленә, таркала бара.
Язмышның шаяртуымы икән, биш гасыр буе билгесез рәвештә Төркия архивында, тузанлы киштәләрдә билгесез булып яткан хан хатлары, татар халкының Төркиядәге мәшһүр тарихчыларыннан булган Әкъдәс Нигъмәт Курат тарафыннан табып гыйлем галәменә танытыла. Әлеге вакыйга фән дөньясы өчен бөек вакыйга була. Бу хакта төрек газетлары да язып чыга. 1937 нче елның февраль аенда Әкъдәс Нигъмәт Курат хан ярлыгы турында университетта махсус конференция уздыра.
Бу турыда Төркиянең ул чордагы мөһим газетларыннан берсе булган “Җөмһүрият” газетының 1937 нче ел, 11 нче февраль санында язылып, хат фотосы белән Куратның фотографиясе дә бирелә.
Соңрак Курат тарафыннан табылган әлеге хат һәм югарыда искә алынган ике хат аеруча бер китап рәвешендә басыла. Шуннан соң әлеге чыганакларны совет тарихчылары да үз әсәрләрендә куллана башлыйлар.
Фәннәр докторы Ильяс Мифтахов
Кулланылган әдәбият
- https://www.vostlit.info/Texts/Dokumenty/Zolotoord/XIV/1380-1400/Pisma_zol_chanov/text.phtml?id=3955
- https://drevlit.ru/docs/orda/XV/1420-1440/Ulug_Muchammed/brief_Murad_II_14_03_1428d6b1.php
Җөмһүрият газетасы, 11 нче февраль, 1937, Истамбул, № 4580, б. 2