“Tuğan awılım”da “Qazan şow” / "Туган авылым"да “Казан шоу”

10 июльдә Казанның Туган Авылым ресторан комплексында Татарстанга килгән туристлар өчен махсус оештырылган “Казан шоу” дип аталган театралләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тамашаны оештыручылар моның туристлар өчен һәм бүгенге барлыгын тасвирлау өчен оештырылуын әйтте.

Тамаша Казан турында легендалар сөйләү һәм аны артистлар тарафыннан җанландыру формасында узды.

Легендалар сөйләүне Туйбикә образында Аграфена Васельева башкарды.

Туристлар алдында Казанның чәчәк атуы, аны юлбасарларның басып алуы, Сөембикә образы тасвирланды. Татар халкының хәрбиләре, ханнары, ханбикәләре, җыр-биюләре, милли киемнәре, хәрби кораллары күрсәтелде.

Туристлар аңласын өчен рус телендә алып барылган тамаша вакытында татарча җырлар да яңгыратылды.

Якынча бер сәгаттән артык барган Казан Шоу тамашасы быел 6 нчы сезонын уздыра.