Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать

Татарстан республикасы Милли музеенда октябрь ахырына кадәр “Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать” дип аталган күргәзмә эшли. Анда татарларның борынгыдан килгән күн эшкәртү тарихы, каюлы күн үрнзкләре һәм күн мозаикасы белән эшләнгән тире аяк киемнәре күргәзмәләнә.

Татарстан Милли музееның фәнни хезмәткәре Гөлшат Шәрипова журналистларга әлеге күргәзмә һәм татарларның каюлы күне хаккында сөйләде.