Тaтaр җырчысы Xәмдүнә Тимeргaлиeвa бeлән сaубуллaшу - Tatar cırçısı Xämdünä Timergaliyeva belän sawbullaşu

14 сентябрь иртәсендә Казанда, татарның данлыклы җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 72 нче яшендә вафат булды.

Мәрхүмә белән хушлашу 15 нче сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында үтте.

Хәмдүнә Тимергалива шул ук көнне Казанның яңа ачылган Курган мөселман зиратында җирләнде.

Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында мәрхүмәне соңгы юлга озату чарасыннан язма тәкъдим итәбез.