Тaтaр энśиклoпeдиясы: Ринaт Зaкирoв һәм Индус Тaһирoв

10 октябрьдә татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үзенең 25 еллык юбилеен тантаналы чара оештырып билгеләп үтте.

Галимнәр һәм институт хезмәткәрләре катнашында үткән чарада институт эшчәнлегенә бәя бирелде, аның ничек корылуы, татар халкы өчен бу гыйлем үзәгенең нинди әһәмияткә ия булуы әйтелде.

Хәбәрчебездән тапшыруының бүгенге чыгарылышыбызда без шушы җыенда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Ринат Закиров һәм атаклы галим Индус Таһировның фикерләрен җиткерәбез.