Ризaэтдин Фәxрeтдин - тaтaр xaлкынa Aллaһның бүләгe

Моннан алдагы чыгарылышларыбызда без – узган декабрнең 12 сендә Казанда танылган дин әһеле, галим, мәгрифәтче, 1920 нче еллардан 30 нчы еллар ахырына кадәр Татарстанның мөфтие булган Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулу билгеләп үтелүе турында сөйләгән идек.

Шул көнне Татарстан Тарих институтында аңа багышлап башта фәнни конференция оештырылды, аннан соң конференциядә катнашучыларга Ризаэтдин Фәхретдиннең шәхси әйберләре дә җыелган күргәзмә тәкъдим ителде.

Казан Кремлендә үткән күргәзмә барышында Ризаеддин Фәхретдиннең тормышын һәм аның әсәрләрен өйрәнгән Татарстанның фәнни хезмәткәрләре, яшь галимнәре халыкка Ризаэтдин Фәхреддингә кагылышлы бастырып чыгарган яңа китапларны да тәкдим итте.

Хәбәрчебездән тапшыруының бүгенге чыгарылышында әлеге күргәзмәдә катнашкан танылган җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галимә, бик күп тарихи китаплар авторы Фәүзия Бәйрәмованың Ризаэддин Фәхреддингә кагылышлы фикерләре белән таныштырырбыз.

Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, Ризаэддин Фәхреддин диндә булып та милләтен ташламаган һәм милләт эшләрен эшләп тә диннән китмәгән сирәк кешеләрнең берсе була.

Риза Фәхреддинов татар халкына Аллаһның бер бүләге дип, җиткерде ул.