Ризaэтдин Фәxрeтдин: “Шиһaбeтдин Мәрҗәнинeң xaҗ кылуы”

Моннан алдагы чыгарылышларыбызда без – узган декабрьнең 12 сендә Казанда танылган дин әһеле, галим, мәгрифәтче, 1920 нче еллардан 30 нчы еллар ахырына кадәр Татарстанның мөфтие булган Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулу билгеләп үтелүе турында сөйләгән идек.

Шул көнне Татарстан Тарих институтында аңа багышлап башта фәнни конференция оештырылды, аннан соң конференциядә катнашучыларга Ризаэтдин Фәхретдиннең шәхси әйберләре дә җыелган күргәзмә тәкдим ителде.

Казан Кремлендә үткән күргәзмә барышында Ризаеддин Фәхретдиннең тормышын һәм аның әсәрләрен өйрәнгән Татарстанның фәнни хезмәткәрләре, яшь галимнәре халыкка Ризаэтдин Фәхретдингә кагылышлы бастырып чыгарган яңа китапларны да тәкдим итте.

Хәбәрчебездән тапшыруының бүгенге чыгарылышында шул яшь галимнәрнең берсе- Ризаэтдин Фәхретдиннең “Шиһабетдин Мәрҗәнинең хаҗ кылуы” әсәрен нәшер итүче Альберт Кадыйровның чыгышын тәкъдим итәбез.