Ризaэтдин Фәxрeтдин: “Мәшһүр xaнымнaр”

12 декабрьдә Казанда танылган дин әһеле, галим, мәгрифәтче, 1920 нче еллардан 30 нчы еллар ахырына кадәр Татарстанның мөфтие булган Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Татарстан Тарих институтында аңа багышлап башта фәнни конференция оештырылды, аннан соң конференциядә катнашучыларга Ризаэтдин Фәхретдиннең шәхси әйберләре дә җыелган күргәзмә тәкдим ителде.

Казан Кремлендә үткән күргәзмә барышында Ризаеддин Фәхретдиннең тормышын һәм аның әсәрләрен өйрәнгән Татарстанның фәнни хезмәткәрләре, яшь галимнәре аңа кагылышлы бастырып чыгарган яңа китапларны да халыкка күрсәтте.

Хәбәрчебездән тапшыруының бүгенге чыгарылышында шул яшь галимнәрнең берсе- галимә, Ризаэтдин Фәхретдиннең “Мәшһүр ханымнар” әсәрен нәшриятка әзерләүче Алсу Хасевнехның чыгышын тәкдим итербез.