Qazanda şiğ’riyät bäyräme

26 апрельдә татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан гадәттәгечә Казанның Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырылды.

Шигърият бәйрәме Габдулла Тукай шигырләре белән беррәттән татар шагыйрьләрнең аңа багышлап яисә татар халкына атап язган ялкынлы шигырьләрен укулары һәм җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

Бәйрәм, мәйданга җыелган барча кеше тарафыннан Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды.