Кaзaндa “Пeчән бaзaры” фeстивaлe / Казанда “Печән базары” яшьләр фестивале

29-30 август көннәрендә Казанда 7 нче “Печән базары” яшьләр фестивале узды.

Кабан күленең яңартылган ярында уздырылган чарада татар дизайны шәһәр мәдәнияте белән берләштереп күрсәтелде.

Бер урында төрле сувенир эшләнмәләр сатылса, икенче бер урында 19 нчы гасыр башындагы татар тормышы чагылдырылды. Шулай ук милли киемнәр кигән сәнгат осталары халыкка шигырләрен ишеттерде, татар җырлары яңгырап торды.

Быелгы фестиваль ТАССР корылуга 100 һәм Татарстанның суверенитет декларациясен  кабул итүенә 30 ел тулуга багышланды.

Фестивальдә балалар мәйданчыклары, экскурсияләр, фотога төшү урыннары, төрле остаханәләр һәм башка зоналар эшләп торды. Мәйданчыкларда татарның үткәне, киләчәге, бүгенгесенә бәйле темаларда лекторияләр алып барылды.

Рәссамнарның, дизайнерларның, кызыклы татар курчаклары һәм китапларын сатучылар, аш осталары, музыкантларның эшләре белән якыннан танышырга мөмкин булды.

Дөнья татар яшьләре оештырган Печән базарының быелгысын карарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.