Qazanda möselman xatın-qızlar modası kürsätelde

28-30 июlь көннәрендә Татарстанда 12 нче мәртәбә KazanSummit-2021 Иктисади Форумы уздырылды. Әлеге чара кысаларында Казан Экспо үзәгендә Modest Fashion Day исеме астында мөселман хатын-кызлары киемнәре модасы да күрсәтелде. Aнда мөселман киемнәре генә күрсәтелеп калмады, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде, аларга үз киемнәрен таныту өчен нинди юллар эзләргә икәне аңлатылды.

Шушы чарада Красноярскийда яшәп иҗат итүче татар кызы Ләйсән Сабитова үз бренды булган LEYSAN исеме белән катнашты.

Ул Төркия Авазы радиосына үз эше,  хыял-максатлары турында сөйләде.