Кaзaндa “Чәчәк фeстивaлe”

8 июль дүшәмбе көнне Казанда  “Чәчәкле Казан проекты” кысаларында “Чәчәк фестивале” ачылды.

Башкаланың Әкият курчак театры алдындагы оештырылган чарада  ландшафт дизайнерларының һөнәр коллективлары заманча ландшафт экспозицияләрен тәкъдим итте.

Быел барлыгы 23 мең кв.м мәйданда 15 яңа композиция тәкъдим ителгән, “Чәчәк фестивале” бәйгесендә16 компания катнаша.

 24 июньдә башланган бәйге 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.