Кaзaндa “Aк тaяк” көнe / “Ак таяк” көне

15 октябрьдә Казанның Ярдәм мәчете һәм тернәкләндерү үзәге  “Ак таяк” көне уңаеннан мәктәп укучыларына күрмәүчеләр мастер класс уздырды.

Шушы үзәкнең укытучысы Фәнис Мингәрәев мәктәп укучыларына күрмәүчеләргә урамда ничек итеп ярдәм итү кагыйдәләрен, күрмәүчеләр транспорт чараларына утырганда аларга ничек итеп ярдәм күрсәтү юллары, тактил плитәләр, махсус билгеләр, төсләр турында сөйләде.

Шуны да әйтергә кирәк, укучылар шунда ук теорик мәгълүматларны практикада да сынап карау мөмкинлеген тапты.