Кaзaндa “Aч ифтaр”

Май ахырларында Казанда беренче тапкыр «Ач ифтар» дип аталган авыз ачу үтте.

Блогер Рәсүл Тәүдирәков оештырган әлеге ифтар чарасы башка авыз ачулардан аерылып торды. Анда килүчеләргә бары тик хөрмә һәм су гына тәкъдим ителде.

Рәсүл Тәвдирәков бу ифтарның максаты-күп кенә илләрдә күзәтелгән ачлыкка җәмәгатьчелек игтибарын җәлеп итү дип белдерде.

Ач ифтарда катнашкан телевидение алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев, мондый чаралар кешенең ашказанын гына түгел ә аңын да чистарта дип белдерде.

“Килгән 20 кешенең барысы да көчле рухлы кешеләр. Ә көчле рухлы кешеләр яна башка кешеләр дә тартыла башлый. Минемчә мондый ифтарлар җәмгыяткә тәэсир итми калмый. Ач ифтар алга таба бер гадәткә әверелер дип уйлыйм.

Безгә үз тартмабызда яшәүдән куркырга кирәк. Чөнки без калыплашабыз, башка кешеләрнең проблемаларын һәм бәлаларын күрми башлыйбыз.

Без мөселманнар әйләнә тирдәгеләрнең ничек яшәгәнен белергә тиешбез. Бу безнең өстебезгә ниндидер җаваплылык өсти”, дип җиткерде.