Кaзaн кирмәнeндә Xaннaр төрбәсeндә шәһитләр искә aлынды

Казанда октябрь аенда Казан Ханлыгын яклаганда шәһит булучыларны ике чара белән искә алып үттеләр.

Аның беренчесе гадәттәгечә Хәтер көне митингы булса, икенчесе 11 октябрьдә Ханнар төрбәсе янында шәһитләр рухына багышлап бер төркем мөселман катнашында дога кылу мирасиме иде.

Әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек Хәтер көне митингы уздырылган көнне анда катнашучылар күмәкләшеп Сөембикә манарасы янына барып Казан Ханлыгы җимерелгәндә һәлак булучылар рухына атап дога кылу чарасын да оештыра иде.

Әмма Русиядә кабул ителгән митинг һәм урам чараларын үткәрүгә кагылышлы кырыс канун гамәлгә кергәннән соң Сөембикә манарасына күмәкләшеп баруга Казан башкарма комитеты рөхсәт бирми башлады.

Быел исә моңа охшаш чара- йөреш рәвешендә түгел ә 11 октябрьдә җомга намазыннан соң теләгән һәр кеше катнашында алдан әйтелгәнчә Ханнар төрбәсе янында1552 елда Явыз Иван гаскәрләре кылычыннан шәһит китүчеләр рухына атап дога кылу форматында үтте.

Казан Кирмәнендәге Ханнар төрбәсе янында шәһитләр рухына атап дога кылганнан соң язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, ул вакытта Казанны яклап сугышмаган булсалар бүген без әби бабайларыбыз дип әйтә алмаган булыр идек, алар үз ватаннарын яклап ахыргача көрәшкән дип белдерде.

Мин бүген шушында ахырзаманга хәтлек һәрдаим Коръән яңгырасын иде, дип дога кылдым, дип җиткерде Фәүзия Бәйрәмова.