Кaбaн күлe буeндa “Aзaт xaтын” / Кабан күле буенда “Азат хатын”

Узган чәршәмбедә Татарстан башкаласы Казанда Кабан күле буенда “Сөембикә” журналының “Азат хатын” дип исемләнгән күргәзмәсе булды.

Күргәзмздә төрле елларда дөнья күргән  журнал тышлыклары тәкъдим ителде.

Күргәзмә журнал тышлыгы кичергән үзгәрешләрне дә күрсәтә - иллюстрацияләрне фотосурәт алыштыра, таныш булмаган хатын-кыз портреты урынына чын героиня килә. Бүген исә “Сөембикә” тышлыкларын авыл хезмәтчәннәре, уңышлы җитәкчеләр, иҗади интеллегенция вәкилләре, эшмәкәр, табиб һәм укытучы ханымнар бизи. Әмма элек тә, хәзер дә беренче чиратта аларның һәрберсе – хатын-кыз.