Казанда Милли костюм көне / Кaзaндa Милли кoстюм көнe

Узган шимбә -5 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне билгеләп үтелде.

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларына халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт –тамаша күрсәтелде.

Сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында бөтен Татарстан һәм Идел буеннан Казанга килгән осталарның халык кәсепләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе тәкдим ителсә, фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт куелды.

Кече сәхнә исә мода күрсәтү өчен бирелде — монда модельерлардан этно-стильдә дефилесе  узды.