Изгe Бoлгaр җыeны

15 нче июньдә Татарстанның тарихи Болгар шәһәрчегендә “Изге Болгар Җыены” дип аталган, Идел Болгарларының дәүләт буларак Ислам динен кабул итүләренә 1097 нче ел тулу уңаеннан җыен үтте.

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, мөселман татарлар, чит илләрдән кунаклар һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика түрәләре дә катнашкан Изге Болгар Җыенында халык вәгазләр тыңлады, Болгар бабалары рухына атап догалар кылды, казаннар асып ризыклар пешерде.

Идел Болгарларының дәүләт буларак Ислам динен кабул итүгә 1097 ел тулуга багышланган Изге Болгар Җыены – килгән халыкның бергәләп Җәмиг мәчете нигезендә һәм әйләнә тирәсенә җәелгән намазлыкларда өйлә намазын уку белән тәмамланды.