İlşat Näcipov: Möhacirlektä yäşägän tatarlar yazmışı

28 августта Казаның “Штаб” узэгендэ мөһәҗирлектә яшәгән татарлар язмышын өйрәнгән Истанбулда яшәүче татар эшмәкәре, сәясәт белгече Илшат Нәҗипов белән очрашу үтте.

Таткультфест мәдәният фестивале кысаларында оештырылган бу очрашуда Илшат Нәҗипов үзендә булган Төркиядәге татар зыялыларының сирәк фотографияләрен күрсәтеп аларның кыскача тормыш юлын, башкарган эшләрен, язмышларын аңлатты, аларның туганнары хакында кызыклы мәгълумат бирде.

Хәбәрчебез язмасының бүгенге чыгарылышында без әлеге чараның өченче һәм соңгы өлешен тәкъдим итәбез.