Идел-Урал халык җырлары / Идeл-Урaл xaлык җырлaры

25 февральдә Татарстан Милли музеенда Идел һәм Урал төбәкләренең халык җырлары яңгырады.

Атнакич музыкаль пәнҗешәмбе циклы кысаларында Татарстан Милли музеенда Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле белән иҗади очрашу узды.

Сәнгать җитәкчесе доцент Лилия Сәрвәрова булган коллектив татар, керәшен, рус, мари, чуваш, башкырт, мордва, удмурт халык җырларын башкара.

Шунысы игътибарга лаек, төркем репертуарын солистлар этнографик экспедицияләр вакытында тулыландыра.

Ансамбль - чын халык стиле һәм чын халык костюмын булдыру, саклау һәм актуальләштерүне бурыч дип билгели.