Финат Нәбиуллинның “Гасырдан гасырга” күргәзмәсе / Финaт Нәбиуллинның рәсeм күргәзмәсe

11 февральдә Татарстан Милли музеенда рәссам Финат Нәбиуллинның “Гасырдан гасырга” исемле картиналар күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция татар халкының мәдәниятенә, анималистик һәм пейзаж сәнгатенә багышланган берничә сериядән тора.

Күргәзмә рәссамның 60 еллык юбилеена багышланган.

Күргәзмәгә килүчеләргә рәссамның махсус ясалган һәм беркайда да күрсәтелмәгән “Сак Сок”, “Казан сөлгесе”, “Татар бистәсе манаралары”, “Сабантуй”, “Татар токымлы атлар”, тарихи сериядә Идел Болгар һәм Казан ханлыгына багышланган картиналар тәкъдим ителде.

Күргәзмә 26нчы февральгә кадәр ачык булачак.