Färdinant Säläxov häm Rauşaniya Miñnullina märxümä Zemfira Ğıyl’metdinova turında

15 декабрьдә Казанда танылган журналист Земфира Гыйльметдинова вафат булды. Аның белән хушлашу 16 декабрьдә “Татмедиа” бинасында үтте.

Узган атна чыгырылшыбызда хушлашу чарасында чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан башкарма комитет рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, Татмедиа оешмасы җитәкчесе Шамил Садыйков, язучы, драматург Данил Салиховның фикерләрен җиткергән идек.

Бүген без сезнең игътибарга әлеге хушлашу мерасимендә мәрхүмә турында җылы сүзләр әйтеп чыгыш ясаган аның авылдашы һәм эшмәкәр Раушания Миңнуллина һәм җырчы Фердинант Сәләхов чыгышларын тәкъдим итәрбез.