“Çabata” biyüennän ostalıq därese / “Чaбaтa” биюeннән oстaлык дәрeсe

18 июньдә Кабан күле яры буенда “Хәрәкәттә бәрәкәт” проектының чираттагы чарасы узды. Биючеләр Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Гөлсинә Галимуллина җыелган халыкка “Чабата” биюен биеп күрсәтте һәм теләгән хәркемгә “Чабата” биюен ничек итеп биергә икәнен өйрәтте.