Äzhär Şakirovqa 80 yäş’ / Әзһәр Шакировка 80 яшь

22 февральдә Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, гомеренең 60 елын Камал театрына багышлаган татарның данлыклы иҗат әһеле Әзһәр Шакировка 80 яшь тулды.

Бу уңайдан 26 февральдә Казанның Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт академия театрында Әзһәр Шакировка багышланган  юбилей кичәсе оештырылды.

Әзһәр Шакиров тантаналы кичәнең башында тамашачыларны үз әтисенә багышлап язылган “Әти” дигән монолог белән таныштырып үтте.

Бүген без сезнең игътибарга әлеге монологны тулысынча тәкъдим итәбез.