Кaзaндa aчык һaвaдa тaтaрчa спeктaкль / Казанда ачык һавада татарча спектакль
Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa Кәрим Тинчурин исeмeндәгe дрaмa һәм кoмeдия тeaтры aчык һaвaдa спeктaкльләр күрсәтә бaшлaды
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 5 нче августтан башлап ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлады.
Узган атнаның чәршәмбесендә театрның ишегалдында корылган сәхнәдә крсәтелгән беренче тамашада, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" комедиясе тәкъдим ителде.
Тамашачылар спектакльгә температуралары үлчәнеп, битлек, перчаткалары тикшерелеп кертелде.
Шахмат тәртибендә тезелгән урындыкларга тамашачылар бер берсеннән метр ярым ара калдырып утыртылды. Билетлар нибары 50 кешегә генә сатылды.
15 августка кадәр барачак мондый ачык һава чараларында барлыгы 7 спектакль тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.
Bäyläneşle xäbärlär
Төрки инвeстиśия фoнды кoрылa
Фoнд Төрки дәүләтләр aрaсындaгы икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләрeн үстeрәчәк
Лукaшeнкo Aзәрбaйҗaнгa килдe
Бeлaрусь илбaшы Әрмәнстaн явыннaн кoтылгaн Фузули һәм Шушa шәһәрләрeнә бaрды