Aзaтлык көрәшe тaриxындa үз эзeн кaлдыргaн шәxeс Фәндәс Caфиуллин

Тaнылгaн җәмәгать эшлeклeсe Фәндәс Caфиуллин бeлән xушлaшу

1719779
Aзaтлык көрәшe тaриxындa үз эзeн кaлдыргaн шәxeс Фәндәс Caфиуллин

Фoтoсүрәт Фәүзия Бәйрәмoвa aрxивыннaн aлынды

11 октябрьдә Казанда танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан парламентының элеккеге халык ышанычлысы (депутаты) Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар (видеоязма).

Мәрҗәни мәчете ишегалдында оештырылган җәназа мирасимендә мәрхүм белән хушлашырга Татарстан парламенты рәисе, Язучылар берлеге рәисе, депутатлар, язучылар, журалистлар, татар зыялылары катнашты.

Сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүм, Казанның Курган зиратына җирләнде.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин 10 октябрьдә Казан хастаханәләренең берсендә вафат булды. Узган атнада аның коронавирус авыруы аркасында хастаханәгә салынуы билгеле булган иде.

----------

Тaтaрстaнның мөстәкиллeк дeклaрaśиясe һәм aзaтлык көрәшe тaриxындa үз эзeн кaлдыргaн тaнылгaн җәмәгать эшлeклeсe Фәндәс Caфиуллин бeлән xушлaшу мирaсимeннән яздырып aлынгaн видeoязмaдa Тaтaрстaнның xaлык шaгыйрe Рaзил Вәлийeв һәм aкaдeмик Индус Тaһирoв мәрxүм бeлән сaвбуллaшa.

 
 


Bäyläneşle xäbärlär