"Мещерада татар кенәзләре чоры" китабы / "Meşerada tatar kenäzläre çorı" kitabı

Татарстанда "Мещерада татар кенәзләре чоры" китабы / Tatarstanda “Meşerada tatar kenäzläre çorı” kitabı

1636256
"Мещерада татар кенәзләре чоры" китабы / "Meşerada tatar kenäzläre çorı" kitabı

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында  "Мещерада татар кенәзләре чоры" дигән китап тәкъдим ителде.

Аны тарихчылар Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган. Әлеге хезмәт 15 нче-17 нче гасырларда булган вакыйгаларга багышлана.

Китапны тәкъдим итү чарасына галимнәр, тарих белән кызыксынучылар, журналистлар да катнашты.

 

Tarix institutı direktorı Radik Salixov:

“Бүген безнең өчен бик мөһим көн (Bügen bezneñ öçen bik möhim kön). Мещера татарларының урта гасыр татар тарихында мөһим роль уйнавы билгеле (Meşera tatarlarınıñ xalqıbıznıñ urta ğasır tarixında möhim rol uynawı bilgele).

Мещера татарларыннан тыш татарларның тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллап булмый (Meşera tatarlarınnan tış tatarlarnıñ tarixın, xäzergesen häm kiläçägen küzallap bulmıy).

Мещера татарлары гаскәри, дипломат, галим, мәдәният әһеле булган (Meşera tatarları ğaskäri, diplomat, ğalim, mädäniyät ähele bulğan).

Алар нәселеннән булучылар мәдәниятебезне булдырды (Alar näselennän buluçılar mädäniyätebezne buldırdı).

Безнең мәдәниятебез күп гасырлык һәм бу мәдәният халкыбызның төрле төркемнәреннән тора (Bezneñ mädäniyätebez küp ğasırlıq häm bu mädäniyät xalqıbıznıñ törle törkemnärennän tora).

Төрле катлам вәкилләренең халкыбызның тарихына игътибар итүе бик мөһим (Törle qatlam wäkilläreneñ xalqıbıznıñ tarixına iğtibar itüe bik möhim)”, - дип әйтте (dip äytte).

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илгиз Халиков әлеге китап чыгуны тарихи вакыйга дип бәяләде. Мондый чаралар бары тик халык санын алуга гына бәйле булмаска, бертуктамый эш булырга диде.

Тарих институтының Алтын Урда һәм Казан ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, галим Илнур Миргалиев мондый китапларның чыгуы тарихи вакыйга дип бәяләде. Тарих институты башкарган эшләргә тукталып, институтта соңгы арада чыккан башка китапларны да танытып үтте.

Tarixçı ğalim Rail Fäxretdinov, kitapnıñ möhimlegen iskärtep uzıp, qayber könüzäk mäs’älälärgä iğ’tibarnı yünältte.

 

 

 

Китап презентациясе яңа форматта узды. Чара Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның җырлары белән үрелеп барды.

Җырчы Фирдүс Тямаев “Кешеләргә ышанасы килә” дигән җырын башкарыр алдыннан, кешеләр берберсенә ышанып яшәгәндә туган телне саклап калып була дип белдерде.

Tatarstan başqalası Qazandağı Tarix institutında oyıştırılğan “Meşerada tatar kenäzläre çorı” kitabın täq’dim itü çarasın videoyazmadan qarıy alasız:

1nçe bülek / 2nçe bülek / 3nçe bülek

 
 


Bäyläneşle xäbärlär