Кaзaндa 23нчe aпрeль бaлaлaр бәйрәмe / Казанда 23 нче апрель балалар бәйрәме

Тaтaрстaн бaшкaлaсындa Төркиянeң бaлaлaр бәйрәмe / Казанда Төркиянең балалар бәйрәме

1631792
Кaзaндa 23нчe aпрeль бaлaлaр бәйрәмe / Казанда 23 нче апрель балалар бәйрәме

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРҖТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНьЯ XӘБӘРЛӘРE 27.04.2021 ПOДКACТ

Төркиянең 23 нче апрель Милли Мөстәкыйльлек һәм балалар бәйрәме Казанда 25 нче апрельдә зурлап билгеләп үтелде (видеоязма).

Төрекләр төзегән “Казан Палас Бай Тасиго” кунакханәсендә узган бәйрәмне Казан башконсуллыгы белән Татарстан халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Анадолу мәдәният җәмгыяте оештырды.

Якшәмбе мәктәбе укучылары укыган шигырләр, җырлаган җырлар белән үрелеп барган бәйрәм тантанасының ачылышында Төркиянең Казан башконсулы Исмәт Эрикан чыгыш ясады.

Бу бәйрәмгә бары тик төрек балалары гына түгел, татар, гөрҗе, башкорт, үзбәк, азербайҗан, чуаш балаларының да катнашуын әйткән Эрикан, киләчәк балаларның кулында, милли мөстәкыйллек һәм балалар бәйрәме котлы булсын, бу бәйрәмне безнең өчен сез-балалар хәзерләдегез, бәйрәмебез котлы булсын, дип белдерде.

Берничә сәгат барган күңел ачулардан соң балаларга әлеге бәйрәм уңаеннан төрле бүләкләр дә тапшырылды.

Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa oeштырылгaн Төркиянeң 23нчe aпрeль милли мөстәкиллeк һәм бaлaлaр бәйрәмeн видeoязмaдaн кaрый aлaсыз.

 
 


Bäyläneşle xäbärlär