Тaтaрстaндa иң яxшы ир-aт һәм иң яxшы xaтын-кыз / Татарстанда иң яхшы ир-ат һәм иң яхшы хатын-кыз

Казанда һәм Татарстанда якын көннәрдә булачак татар дөньясына кагылышлы хәбәрләр

1611596
Тaтaрстaндa иң яxшы ир-aт һәм иң яxшы xaтын-кыз / Татарстанда иң яхшы ир-ат һәм иң яхшы хатын-кыз

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРҖТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНьЯ XӘБӘРЛӘРE 30.03.2021 ПOДКACТ

Р. Якупoв фoтoсүрәтe

31 март көнне Тукай әдәби музеенда 2021 елда Тукай премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

Габдулла Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.

Исегезгә төшерәбез, Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар итеп «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин; «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов; Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев; Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина; «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев; Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов; Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов; Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов тәкъдим ителә.

 

Татарстанда республиканың барлык китапханәләре өчен бердәм уку билеты барлыкка киләчәк.

Татарстанда китапларны китапханәгә кайтару уңайлы булсын өчен укучылар билетының бердәм системасын эшлиләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Китапларны уңайлы кайтару системасы тәмам эшләтеп җибәрелсен өчен, бөтен республика өчен бердәм укучылар билетлары ясарга кирәк», — дип билгеләде ул.  Хәзер системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк проект офисын булдыру тәмамланып килә. Ул Милли китапханә составына керә торган методик бүлек базасында барлыкка киләчәк.   

 

27 март – Халыкара театр көнендә Татарстанның театр әһелләренә "Тантана" бүләкләре тапшырылды.

Чара Камал театры сәхнәсендә узды. Былтыр ул, коронавирус таралуга каршы чикләүләр кертү сәбәпле, онлайн рәвештә генә узган иде.

Тамашаны Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин һәм Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова алып барды. Театр әһелләренә "Тантана" бүләген тапшыру унберенче ел рәттән узды. Күләме 100 мең сум булган премияне 12 номинацияда тапшырдылар. Быел премияне медицина хезмәкткәрләре тапшырды. Артистларны котлар өчен сәхнәгә Җoвид-һоспитальләрендә эшләгән табиблар һәм шәфкать туташлары менде.

"Иң яхшы ир-ат роле" һәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" бүләге Камал театры артистлары Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллинага бирелде.

Былтыр гына булдырылган "Театр тәнкыйтьчесе" дигән яңа номинацияне тапшырырдай кеше табылмаган. "Бездә сәнгать белгечләре кытлыгы бар, шуңа күрә быел без иң яхшы театр тәнкыйтьчесен сайлый алмадык. Аның урынына "намус һәм тугрылык" бүлегендә ике премия тапшырырга булдык", диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

"Намус һәм тугрылык" бүләгенә Качалов исемендәре урыс драма театры артисты Геннадий Прытков белән Камал татар театры артисты Хәлим Җәләлов ия булды.

Быел "Тантана" премиясе белән беррәттән театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә тапшырылды. Премия 1999 елдан бирле тапшырыла. Быел аны Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова, "Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм театр рәссамы Елена Сорочайкинага тапшырдылар.

Казан мэрының махсус бүләген Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин белән "Әлиф" иҗат берләшмәсенең "Caк-Coк" спектакле алды. Премияне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Бу хакта Азатлык.орг сайты хәбәр итте.

 

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быелгы «Изге Болгар җыены»н 5 июньдә оештырылачагы турында сөйләде.

«Киләсе елга Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, быел „Изге Болгар җыены“нда өстәмә чаралар үткәрү планлаштырыла. Болгар музей-тыюлыгындагы мәчеттә Ислам темасына лекция үткәрү, 5 минут эчендә намаз уку тәртибен өйрәтү, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча осталык дәресе һ.б. оештыру ниятләнә», — диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, быел «Изге Болгар җыены»нда концерт программалары, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтәчәк. Чарага килүчеләр Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазы да укый алачак.

«Моннан тыш, бәйрәм кысаларында ат чабышы, хәләл продукция күргәзмәсе һәм мөселман модасын тәкъдим итү күз уңында тотыла», — дип белдерде Дамир Натфуллин Татарстанда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында.

2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле, «Изге Болгар җыены» үткәрелми калды. Бу хакта татар-иформ.татар сайты белдерде.

 

 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär