Иң күп тәрҗемә ителгән татар язучысы Әхәт Гаффар / Иң күп тәрҗeмә итeлгән тaтaр язучысы Әxәт Гaффaр

Татарстан башкаласы Казанда татарның танылган язучысы Әхәт Гаффарны соңгы юлга озаттылар / Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa тaтaрның тaнылгaн язучысы Әxәт Гaффaрны сoңгы юлгa oзaттылaр

1558542
Иң күп тәрҗемә ителгән татар язучысы Әхәт Гаффар / Иң күп тәрҗeмә итeлгән тaтaр язучысы Әxәт Гaффaр

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРҖТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНьЯ XӘБӘРЛӘРE 05.01.2021 ПOДКACТ

2 гыйнварда татарның танылган язучысы Әхәт Гаффарны башкаланың «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озаттылар (видеоязма).

Озатучылар арасында рәсми затлар белән беррәттән язучының каләмдәшләре, дуслары, якташлары һәм укучылары да бар иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов мәрхүм белән хушлашу чарасында, Әхәт Гаффар татар язучылары арасында иң күп тәрҗемә ителгән авторларның берсе иде, диде.

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар язучы булуы белән беррәттән табигатне аңлап тоеп яши торган әдибебез иде, дип белдерде.

Шагыйрь Ләбиб Лерон Әхәт Гаффарның тырышлыгын бәяләп, ул чып чын эш аты иде, армый талмый халкына хезмәт итте, дигән фикерен җиткерде.

Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев, Әхәт Гаффарның асыл сыйфаты-аның риясыз кеше булуында, дип әйтте.

Мәрхүм Казанның Курган зиратында җирләнде.

Танылган татар язучысы, драматург Әхәт Гаффар белән хушлашу мәрасимен видеоязмадан карый аласыз.

Тaнылгaн тaтaр язучысы-дрaмaтург Әxәт Гaффaр бeлән xушлaшу мeрaсимeн видeoязмaдaн кaрый aлaсыз

 
 


Bäyläneşle xäbärlär