Xaҗгa бaручы төркeм юлгa кузгaлды

Быел изгe урыннaргa Тaтaрстaннaн 1800 кeшe китeп Xaҗ кылaчaк

1244553
Xaҗгa бaручы төркeм юлгa кузгaлды

25 июльдә Казаннан Хаҗга баручы беренче төркем юлга кузгалды.

Быел изге урыннарга Татарстаннан 1800 кеше китеп Хаҗ кылачак. Аларны 40 ка якын тәҗрибәле җитәкчеләр һәм 20 ләп табип озата бара.

Булачак хаҗиларның күпчелеге Хаҗ юлламасын Татарстан мөфтиятенә караган Дум Рт Хаҗ операторының “Эконом” программасын алган. Алар Казан-Мәскәү-Дубай маршруты буенча барачак.

Шулай ук “Стандарт” программасы белән турыдан Согуд Гарәбстанына оча торган төркемнәр дә бар, дип әйтелде.

Татарстаннан китүче беренче Хаҗ сәфәре төркемен озатырга Казан аэропортына Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Вәлиуллин да килде.

Ул журналистларның сорауларын җаваплап, Хаҗ сәфәренә чыгучыларның кайсы һәм нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин икәнлекләрен сөйләде.

Булачак хаҗиларга да Хаҗда истә тотарга кирәкле булган киңәшләрен җиткерде, хәер-фатихаларын бирде.

 



Bäyläneşle xäbärlär